Главная » 2018 » Июль » 19 » Кош гриппы, сак булыгыз!
15:24
Кош гриппы, сак булыгыз!

       Шушы көннәрдә, Республикабызның Төп дәүләт ветеринария хәбәре буенча Татарстанда 5 районда яңадан үтә авыр узучан кош гриппы пәйдә булуы турында хәбәр барлыкка килде. Ул Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарына күрше Чувашия Республикасыннан үтеп кергән. Барлык авыру нокталары шәхси хуҗалыкларда ачыкланган.

Шуңа күрә, бу хәл кабатланмасын өчен Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе кош асраучылар өчен әлеге авыру турында кыскача хәбәр һәм киңәшләр җиткерә.


Кош гриппы – йогышлы вируслы авыру, кошларнын ашказаны системасы, сулыш органнары бозылу, бик югары үлем проценты белән аермалы.

Дәвалау чаралары. Дәвалау уткәрелми. Авыру таралу куркынычы сәбәпле, барлык авыру кошны юк итү генә карала.

Авыру билгеләре. Йомырка салунын бик нык төшүе яки бөтенләй булмавы, ризык кабул итмәү, сусау, хәлсезләнү. Авыру кошта үзен икенче төрле тоту, дөрес хәм тигез йори алмавы (башын эйлэндеру, муенын тигез тотмау), якындагы шау-шуга һәм куркынычка игътибар итмәү, каурыйлар гел кабарынкы булу һәм үлем алдыннан кикрикләре зәнгәрләнү күзәтелә.

Кош гриппын аннан ирекле районнарда булдырмау өчен гади киңәшләр:

- дәвалау чаралары булмау сәбәпле, иң яхшы профилактика чарасы буларак шәхси хужалыкларда кошны вакцинацияләу тора (шунда ук хужалыкка керүче барлык яшь кошны да исәпкә алып). Хуҗалык ияләренә йорт кошын чит кошлар белән - күршеләрнен, кыргый һәм синантроп (кеше янәшәсендә яшәүче) кошлар белән контактка кермәслек шартлар ясарга кирәк; ягъни, урамга чыкмаслык шартлар. Алар өчен азыкны да ябык жирдә сакларга.

- яна кош алганда,аны хәрвакыт бу авырудан ирекле район һәм регионнардан алырга. Яна алынган кошны 10 көн дәвамында хуҗалыктагы башка кошлардан аерым сакларга, бу көннәр эчендэ аларнын хәлатенә күз төшереп торырга. Алда әйтелеп үткән авыру билгеләрен күргәндә яки бөтенләй кошлар кырыла башласа монын турында кичекмәстән дәуләт ветеринария оешмасына хәбәр итәргә кирәк.

- шәхси гигиена шартларын онытмаска.

- кошны ашатканда һәм карап торганда һәрвакыт аерым специаль киемдә эшләргә, ул киемне еш-еш чистартып – югалап торырга.

- авыру кошларнын селәгәе, тизәкләре үсемлеккә, жиргә һәм суга эләккәндә кешене дә чирләтергә мөмкин – су коенганда, эшләгәндә (һава аркылы, су аркылы, һәм юылмаган куллар аша). Әгәр дә кош янында булып алгач, сезнен узегездә грипп вакытындагы сыман Һәләт башланып, сулыш органнары авырта башлый икән, кичекмәстән врачка күренергә кирәк.

Барлык туган сораулар буенча Саба районы ветеринария берләшмәсенең телефон номеры - 2-30-93; яки инде участок мал табибыгызга мөрәжәгать итә аласыз.

Просмотров: 424 | Добавил: halicovaaigul | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar